- чыгыш
- 1. Халык алдына чыгып нәр. б. сөйләү. Халык алдына чыгып сөйләнгән яки сөйли торган (сөйлисе) хәбәр, доклад һ. б. ш. 2. Кемнең дә булса халык алдында, мәс. сәхнәдә берәр нәрсә башкаруы; шунда башкарыла торган җыр, бию һ. б. ш. 3. Нин. б. формада белдерелгән көчле ризасызлык, протест эшчеләр чыгышы 4. Тумышы, сыйнфый хәле белән нин. б. катлауга, сыйныфка карау, караган булу чыгышы белән һөнәрче 5. Берәр нәрсәнең алынган урыны, чыганагы 6. Нин. б. чималны эшкәрткәндә алына яки килеп чыга торган продукт һәр көнне чуен чыгышын тикшерә. Иген сукканда мәйдан берәмлегенә карата килеп чыккан ашлык микъдары бодайның чыгышы. Тотылган он белән чагыштырганда пешкән икмәкнең микъдары 7. Офык өстенә кояш чыккан урын кояш чыгышы ягы аяз 8. диал. Расход, чыгым 9. Пешә алу сыйфаты, сыгынты бирү сәләте (чәй турында) 10. с. кит. Нәр. б. башлангычы яки нигезе итеп алына торган яки алынган чыгыш нокта. ЧЫГЫШ КИЛЕШ – Эш яки хәлнең гадәттә урын, вакыт ягыннан башлану ноктасын белдерә торган килеш (мәс. урманнан, иртәдән)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.